Казаннан киткән татар офицеры: "Баскын Русия армиясендә хезмәт итәргә теләмим"
Русия мәхкәмәләре хәрби хезмәтне ташлап киткән ирләргә карата көн саен 34 хөкем карары чыгара. Бу "Медиазона" басмасы санап чыгарган сан. Март аенда гына да шундый 700 хәл тикшерелгән. Бу сугыш башланганнан бирле иң югары күрсәткеч.