Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Intertat.ru
Апрель
2024

«Берәр байның мохтаҗларга ифтар уздырганы бармы?» - Халык дресс-кодлы ифтарны тәнкыйтьли

0
«Берәр байның мохтаҗларга ифтар уздырганы бармы?» - Халык дресс-кодлы ифтарны тәнкыйтьли

Рамазан аенда ифтар уздыру быел аеруча модага керде кебек тоела. Социаль челтәрләрдә бер төстә, әмма төрле фасонда киенгән гүзәл затлар фотолар белән уртаклашалар. Татарстанда алтын, аклы-каралы «Бизнес-ифтар», яшел төстәге дресс-код кертелгән «Фешн-ифтар»лар булды. Ләйсән Гыймаева шундый мәҗлесләрнең берсеннән фото белән Вконтакте социаль челтәрендәге сәхифәсендә бүлешкән. Фото астында «матуркайлар», «һәммәгез бик күркәм» дигән ике комментарийдан кала, бик күп тәнкыйть сүзләре яуган.

Фотода ак-каралы төстәге киемнән җырчылар Ләйсән Гыймаева, Зәйнәб Фәрхетдинова, Айгөл Бариева, алып баручы Гөлназ Сәфәрова, шагыйрә Ләйлә Дәүләтова бар. Фотодан аңлашылганча, бу «Бизнес-ифтар» булса кирәк.

Халык беренче итеп аларны кара төсне сайлаганнары өчен «эт итеп» сүккән, аннары ифтарларга мохтаҗлар чакырылмавына канәгатьсезлек белдергән. Әмма алар оештыручылар куйган шартка (дресс-код кара-ак) туры китереп киенеп кунак булып кына килгән бит. Моны игътибарга алмаганнар.

«Татар хатыннарының кара күлмәк кигәннәре миңа бер дә ошамый»;

«Коточкыч, карыйсы да килми»;

«Ләйсән җаным, ачуланма, чынлап ниндидер авыр фотосурәт! Аңлата алмыйм (гәрчә,мин үзем дә кара төс яратам).

«Ай- яй махсус киенгәннәрмени, әстәгъфируллаһ, кап-карадан, карарга куркыныч»;

«Мөселман киемнәре дизайнерлары кирәк сезгә, саташкансыз»;

«Берсеннән-берсе ямьсез киенгәннәр»;

«Мода дип тагын да кара киемнәр таба алмадыгызмы,сезне үстергән әбиләрегезне оныттыгыз мәллә сез»;

«Мөселманнарда кара кием иң соңгы урында. Беренче урында ак, аннан яшел, зәңгәр һ.б.»;

«Бик дөрес әйтәсез, кыланып та карыйлар инде. Башта чишенеп беттеләр, хәзер баштан аякка кадәр киенделәр. Безнең әни белән әбиләребезнең кигән киемнәре, башларына ап-ак яулыкларын туздырып бәйлиләр иде, карап туймассың, күлмәкләре чиста, пөхтә булыр иде. Хәзергеләр кебек җиргә сөйрәлмәгән, гадәти озынлыкта инде. Хәзер аяк табанына кадәр озынлыктагыны кияләр, ул бит җирдән сөйрәлә, чисталык-пакълык бар микән? Миңа шуны аңлатыгыз әле» кебек комментарийлар калдырганнар «дресс-код»ны белергә дә теләмәүчеләр.

«Китте бит мода, хәзер ураза тоту зур күренеш, бигрәк тә авыз ачу»;

«Байлар ярыштан уздыра хәзер ифтарларны, байлар өчен генә бизнес-ифтарлар. Элекке төсле мохтаҗларны ашату, сөендерү юк хәзер, «показуха» китте. Киемнәр күрсәтү, җырлы ифтарлар заманасы»;

«Бик дөрес. Ник алар үзләре кебекләрне дәшәләр ифтарга? Ник алар ифтарга мохтаҗларны чакырмый? Мактанышып бер-берсеннән калышмаска кара күлмәкләр, фотолар, әйтерсең кешедән артык торалар, нинди артык җирләре бар? Башкалардан берни белән дә аерылмыйлар? Мактанышып фотолар кирәк түгел. Мохтаҗларны кинәндерегез»;

«Мохтаҗларны 5 километрдан әйләнеп узалар алар. Мохтаҗларны җыеп ифтар уздырган берәр бай бармы? Дин битлеге киеп, төренеп, уранып, чикылдашып, җырлашып, өстәл артында көйгә, ритмга селкенеп, пыш-пыш колакка сөйләшеп уздыралар хәзер ифтарларны! Мин бу Казан мәчетләрендә, «Экспо»да, шундый зур ифтарларны, күп халык җыеп, күлмәк күрсәтү модасына әйләнгән ифтарларны күздә тотып әйтәм».

«Ул вакытта безгә күрсәтеп, мактанышып, бер-берсеннән калышмаска, узышып реклама ясап тормасыннар. Алар ашый торган аш ашыйбыз, алардан ким тормыйбыз. Алла каршында һәммәбез бер, һәркемгә 2 метр урын җитә. Анда аларны хан сарайлары көтеп тормый. Алла каршында бераз башны түбән иеп яшәргә кирәк. Артык беркемне дә сикертми», дигән фикерләр белдергәннәр.

Бу сорауларны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәткә юлладык.

  • Затлы рестораннардагы, дресс-кодлы ифтарларны тәнкыйтьләүчеләргә Нурулла хәзрәттән җавап

Фото: © Ләйсән Гыймаеваның социаль челтәрдәге сәхифәсеннән





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»





Москва

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Тимати

«Ты кого здесь уму-разуму учить собрался? Берега не путай», — Киркоров получил претензию от Тимати




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

На ВДНХ пройдет Удмуртский национальный праздник Гербер

Команда Центрального округа Росгвардии стала призером на чемпионате по пожарно-спасательному спорту в Москве (видео)

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Дарья Касаткина

Касаткина о романе Синнера и Калинской: рада, больше ничего не хочу говорить



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Доктор Кутушов назвал болезни, которые поджидают отдыхающих у водоёмов



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России