Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Intertat.ru
Апрель
2024

Затлы рестораннардагы, дресс-кодлы ифтарларны тәнкыйтьләүчеләргә Нурулла хәзрәттән җавап

0
Затлы рестораннардагы, дресс-кодлы ифтарларны тәнкыйтьләүчеләргә Нурулла хәзрәттән җавап

Соңгы елларда затлы рестораннарда уза торган ифтарлар ешаеп китте. Аларга килүчеләр өчен билгеле бер шартлар да куела – әйтик, киемнәр өчен дресс-код кертелә.

Затлы рестораннарда узган ифтарлар социаль челтәрләрдә тәнкыйтькә дә дучар ителә, әйтик, ни өчен байлар гына чакырыла, ник фәкыйрьләр чакырылмый, нигә кешеләр өчен аерым кием таләбе куела, диелә. Гомумән, бай, затлы рестораннарда ифтар уздырып, аны халыкка күрсәтү ярый торган гамәлме дигән сорау бирүчеләр дә бар.

«Интертат» бу сорауларны «Туган авылым» мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллинга юллады.

– Нурулла хәзрәт, затлы рестораннарда ифтарлар уза. Нигә байларны чакыралар, нигә мохтаҗларны чакырмыйлар, дигән сорау бирүчеләргә ни дияр идегез?

– Ифтарлар бөтен кеше өчен дә оештырыла.

– Затлы рестораннарда, «Корстон»нарда узган ифтарлар турында сүз бара.

– Мохтаҗларның ашарга теләкләре булса, теләсә кайсы мәчеткә бара алалар. Һәр мәчеттә ифтарлар уза, керү бушлай. Әгәр бөтен мохтаҗны «Корстан»га чакырырга кирәк дисәләр, алай мөмкин түгел бит инде ул. Бизнесменар арасында ифтар уздырып, танышларын чакырып, кирәкле сүзләр сөйләшәләр. Тагын кемнәрдер кайлардадыр җыелыша. Монда бернинди проблема күрмим. Бу тәнкыйть миңа аңлашылмый, дөресен генә әйткәндә.

– «Мохтаҗлар өчен оештырсыннар, байлар алар болай да бай», дигән фикер.

– Бу – көнләшеп әйтелгән тәнкыйть, бу тәнкыйтьнең нигезе, мәгънәсе юк. Ничек инде син әйтә аласың бай кешегә килеп: «Өеңә кертеп ашат әле», – дип? Ул мәҗлесне оештырган икән, кемне тели – шуны чакырган дигән сүз. Аларга тәнкыйть сүзе әйтү – тамаклары ач булудан түгел. Бу көнләшеп әйтү, «Менә җыелып яталар үзләре», дип. Менә быел мәчетләрдә ифтар уздырырга урын булмады байларга. Шул ук байлар акчаларын тотып киләләр мәчеткә ифтар уздырырга, мәчетләр әйтә: «Гафу итегез, безнең бөтен көннәр дә язылып беткән, безнең инде көйләнеп беткән». Димәк, Аллага шөкер, байлар һәр мәчеттә көйләп чыктылар. Фәкыйрьләр, ашыйсылары килсә, ашап китә алалар. Бу тәнкыйтьнең нигезе юк. Монда кеше үзенең аралашырга теләгән дустын чакыра. Ашыйсың килсә – кил мәчеткә. «Корстон»да ифтар уздырган бай, мәчеткә килеп, ифтар уздырырга түләде, син аңа бәйләнмә инде. Ул үткәрсен дуслары белән, җыелып алсын, ашасын инде тыныч кына. Сиңа түләде бит инде ул синең өчен.

– Дресс-код булырга тиешме-юкмы дигән фикергә карата ни әйтер идегез?

– Моның дингә кагылышы юк. Бу үзләре уйлап тапкан әйбер – киемнәр бер төстә булсын, башкасы. Анысы хатын-кыз үткәргән нәрсә бит инде ул дресс-кодлар белән, мода күрсәтүләр белән, күлмәк карап. Хатын-кыз – хатын-кыз инде ул. Шундый әйбер уйлап чыгарып ята инде ул. Хатын-кызлар үткәргән әйбер бит инде ул. Моның дингә, ифтарга катнашы юк. Бу – аларның фикерләре, идеяләре диик.

– Дингә каршы да килми, дин өлешенә дә керми?

– Әйе.

– Затлы рестораннарда уздырган рестораннарны социаль челтәрләрдә күрсәтүгә каршы чыгучылар да бар. «Аллаһ ризалыгы өчен уздырсыннар, күрсәтмәсеннәр», диюгә ничек карыйсыз?

– Бу аларның ниятләреннән тора. Без аларның күңелләренә кереп карый алмыйбыз. Ниятләре изге эшне күрсәтү икән – менә Рамазан аенда ифтар бара – теләкләре шундый булса, монда зыян юк. Әгәр үзләренең ураза тотканнарын күрсәтергә теләсәләр, савапларын киметәләр. Монда әйтеп булмый болай итегез, тегеләй итегез дип.

– Моны дәгъвәт дип билгеләп буламы? (Ислам динен тарату).

– Әлбәттә дәгъвәт. Дәгъвәт шулай бара бит инде ул. Кеше хайван кебек бит ул, көтү белән йөриләр. Әйтик, ифтарларга йөргән кешеләрне күреп, кешенең үзенең дә барасы килә башлый. Кеше шулай килә дингә, башкалардан күреп. Аңлап килми бит ул еш кына. Кеше йөри икән, мин дә киләм дип уйлый, шулай кереп китә. Дәгъвәтнең бер өлеше дип тә карап була, монда минусына караганда, плюсы күбрәк.

– «Байлар байлыкларын күрсәтә, чыдаша алмыйлар», дигән тәнкыйть белән килешмисез алайса?

– Ничек килешәсең инде аның белән? Кеше ифтарга җыелган, ашыйлар, эчәләр. Ничек шулай әйтеп була?

Байларны тәнкыйтьләгән кешеләрнең үзләрен дә тәнкыйтьләп була. Менә киләләр мәчетләргә, пенсионерлар, олы кешеләр – ашый башлаганчы ук ризыкларны сумкаларына кул белән генә сыпырып төшерәләр. Әле үз өстәлләрендәгене генә булса бер хәл, кеше өстәлендәгене дә шулай сыпырып-сыпырып төшерәләр. Сумка белән тутырып кайтып китәләр. Ник монысын күрмиләр ул «фәкыйрьләр»? Байларның «сыеша» алмаганнарын күрәләр, ә кеше өлешен сумкага тутырып кайтып киткәнне күрмиләр. Шуңа күрә кешенекен карарга кирәкми. Тәртип булырга тиеш. Кеше тәнкыйтьләүдән туктарга кирәк. Бу эш изге ният белән эшләнми. Бу – көнчелек, кешегә явызлык белән эшләнә торган тәнкыйть. Аның бер файдасы да юк бүгенге көндә. Син яхшы кеше икән, яхшылык эшлә, кешенең яхшылыгына куан. Матур гына яшә. Ул байлар аракы эчмиләр, хатын-кызлар чакыртып утырмыйлар. Хәләл ризык ашарга, аралашырга җыенганнар. Моны ничек тәнкыйтьләргә була – мин аңламыйм.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин назвал победителей конкурса «Педагоги года Москвы»





Москва

ONYX отправляется в Большой тур по России


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин анонсировал большую летнюю спортивную программу



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Бутман: Путин продолжает играть в хоккей для поддержания спортивной формы




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Два проекта Первый Бит отмечены дипломами финалистов конкурса «BPM-проект года»

Онлайн-лекторий «Иннагрика»: подкасты с учеными и экспертами об агротехе доступным языком

Четырёх футболисток самарских "Крыльев" сняли с поезда за дебош


WTA

Повернення Калініної до топ-50 та втрачені позиції Світоліної. Оновлені тенісні рейтинги WTA та ATP



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

В Москве в мае не выявили ни одного случая штамма коронавируса FLiRT



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России