«Алабуга» тулай торагына дроннар һөҗүме нәтиҗәсендә 2 кеше яраланган – Тимур Шаһивәлиев
«Алабуга» махсус икътисади зонасы генераль директоры Тимур Шаһивәлиев дроннар һөҗүменә кагылышлы рәсми хәбәр чыгарды.
«Бүген 5.45 сәгатьтә «Алабуга» тулай торагына ике пилотсыз очкыч һөҗүм итте.
Дөрестән дә, алар Мәскәүдәге сәүдә йортларына һөҗүм итә, алар Белгородтагы кеше яши торган кварталларга һөҗүм итә, алар иртәнге 5.45тә «Алабуга» тулай торагына һөҗүм итә. Нәкъ менә шундый кешеләргә каршы без махсус хәрби операция уздырабыз. Бу пилотсыз очкычлар НАТО илләре җиһазлары белән җиһазландырылган. 2 кеше яраланды. Иртәнге 9.00 сәгатькә булган рәсми мәгълүмат буенча яраланучылар саны 6га җитте.
Кемне алар куркытырга тели? 1815 елда Парижны, 1945 елда Берлинны алган кешеләрнең оныкларынмы?» – дигән Шаһивәлиев.
Соңрак пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә каза күргән кешеләр саны 6 булуы билгеле булды. Бу хакта «Республика Татарстан» газетасы Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгына сылтама белән язды.
ШОТ каналы язуынча, дроннар һөҗүме вакытында Африканың Руанда дигән иленнән килгән 21 яшьлек студент кыз яраланган. Ул «Алабуга Политех»та укыган.
- Татарстанга беспилотник килеп җиткән, Алабугада һәм Түбән Камада шартлау булган