Буа районы Исәк авылында язгы ташу - видео
Аз гына җылытып җибәрүгә, кайбер якларда язгы ташулар да башланды. Буаның Исәк авылына да гөрләп ташу төшкән. Авыл урамын иңләп аккан язгы ташкынның видеосын җырчы Динә Латыйповага райондашлары җибәргән.
«Яз җиттедәмени инде? » – дип пост язган Динә ханым, әлеге күренештән позитив табып. «Бигрәк куркыныч», «И, Аллам», – дип, борчылып язучылар да бар.