Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Intertat.ru
Апрель
2024

Уфада югалган үсмер малайларның берсенең итеге табылган: әнисе улын урланган дип уйлый

0
Уфада югалган үсмер малайларның берсенең итеге табылган: әнисе улын урланган дип уйлый

Уфада 30 марттан бирле 2 малайны – 13 яшьлек Павел Паличев белән 14 яшьлек Дамир Адигамовны эзлиләр. «Newsbash.ru» хәбәр итүенчә, Агыйделдә сыңар итек табылган. Аны малайларның берсенеке дип уйлыйлар.

Ике дус Уфаның 6нчы пристане янындагы урманга һава суларга чыгып китә, һәм аннан соң аларны күргән кеше юк. 31 мартта елга ярында аларның мәктәп рюкзаклары табыла. Тикшерү комитеты «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше ача. Хәзер малайларны йөзләгән волонтер, полиция, кинологлар эзли. Һавага дроннар күтәргәннәр.

Итекләр табылганнан соң шул урында водолазлар китерергә уйлыйлар, дип яза «newsbash.ru».

Малайларның әти-әнисе уллары исән табылыр дип өметләнә.

Дамирның әнисе Гүзәл улының качып китүен инкяр итә. Ул улы белән бернинди дә конфликт булмаганын, улының серләре белән уртаклашып торуын сөйләгән. Дамир беркайчан да борчымады, дигән ул.

Дамир белән Павел бергә укыганнар, аерылмас дус булганнар, төрле мәктәпләргә күчкәч тә аралашканнар. Алар туризм белән кызыксынган, шуңа да аларның адашу версиясе дә каралмый. Бүлмәләрендә дөнья картасы, тематик обойлар булган, туристик экипировкалары да булган. Алар спорт ориентировкасы буенча ярышларда катнашкан, күп кенә шәһәрләрдә булган, бергә табигатькә чыккан.

Водолазлар рюкзак табылган урыннарны да тикшергән, әмма малайларның мәетләре табылмаган.

Гүзәл фикеренчә, малайларны кемдер тоткарлап тора. Ул улын эзләгән һәркемгә рәхмәтен белдергән. Павелның әнисе дә шул ук фикерне әйткән. «Балаларны эзләгән чакта, биштәрнең агачта эленеп торганын күрдек, аларга беркем дә тимәгән. Сукмакта зур булмаган чокыр, анда утыннар ята иде. Бәлки, алар утын алып килергә киткән чакта нидер булгандыр», – дигән ул. Аның сүзләрен «Башкортостан» гәзите китерә.

Ул көн буе улын эзли, өенә кайтып берничә генә сәгать тора да кире эзләүгә чыга.

Малайлар турында мәгълүматы булганнарга 8-800-700-54-52 яки 112 номеры белән шалтырату сорала.





Губернаторы России
Москва

Сергей Собянин анонсировал старт летнего сезона «Спортивных выходных»





Москва

В Подмосковье сотрудники Росгвардии задержали подозреваемого в краже товаров из магазина


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: Трасса Солнцево — Бутово — Варшавское шоссе будет готова в 2026 году



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Сергей Брановицкий

Ротация на Радио. Ротация песен на радио. Радиоротация. Песни на Радио.




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

При поддержке MR Group прошел полумарафон «ЗаБег.РФ»

Марафон серий «Команды МАТЧ» на телеканале «СуперГерои» ко Дню защиты детей

Бойцовская лига «Наше Дело» представит спортивную зону на Дне России


Карен Хачанов

Теннисист Хачанов отреагировал на возможное отстранение от Олимпиады



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Москва

Суд продлил арест двум адвокатам Навального



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России