Мы в Telegram
Добавить новость
103news.com
Intertat.ru
Апрель
2024

Бурычлары аркасында суд юлында йөрүче Марат Клубника: «Бөтен җирдән куалар»

0
Бурычлары аркасында суд юлында йөрүче Марат Клубника: «Бөтен җирдән куалар»

Блогер Марат Клубника, Казан үзәгендә җиләк сатучы эшмәкәр Марат Мифтахов миллионнан артык бурычка баткан, дип яза «Маш иптәш» телеграм-каналы.

Бурычлары өчен, Татарстан Республикасының Балык Бистәсе район суды «Марат клубника» псевдонимын йөртүче Марат Мифтаховка карата Россиядән китүне вакытлыча чикләү турында һәм аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү (шулай ук вакытлыча) турында карар чыгарган.

«Марат Клубника» Казан кремле янында һәм Казан шәһәренең башка урамнарында җиләк-җимеш белән сәүдә итә. Күрәсең, блогер эшен рөхсәтсез алып барган. «Татар-информ» мәгълүматлары буенча, 2022 елның 3 октябреннән 2023 елның 2 ноябренә кадәр эшмәкәргә законсыз сәүдә иткән өчен 34 тапкыр штраф язылган була. Әмма ул аларның берсен дә түләми һәм аның бурычы җыелган.

Приставлар мәгълүматлары буенча, «Клубника»ның бурычлары:

629 мең – кредитлары өчен;

93 мең – башкарма җыемнар;

140 мең – физик затларга;

311 мең – законсыз рәвештә Кремль янында җиләк саткан өчен.

Якынча 1,2 миллион сум. Блогер 127 мең күләмендәге штрафын түләмәсә һәм суд карарына шикаять белдермәсә, приставлар блогерның «права»сын май ае башында алачак, дип яза телеграм-канал.

Марат социаль челтәрендә үзе белән булган хәлгә карата фикерен белдерде. «Мин бит бернинди начарлык эшләмим. Басып торам, җиләк сатам. Туристлар килә. Барысына да кызык, рәхәт: шәһәрне карыйлар, җиләк ашыйлар», – ди ул.

Шулай ук блогер бурычларын түләргә теләве турында да сөйли:

«Мин шуның өчен дә социаль челтәрдәге аккаунты сатарга, барлык бурычларны капларга һәм Төркиягә китәргә, тыныч кына яшәргә, җиләк сатарга, эшләргә теләдем».

Ул киләчәктә аккаунтын сата алуына ышана: «Мин аны ике ярымга бирәм. Барлык бурычларымны түләрмен, Төркиягә китәрмен. Анда рәхәтләнеп яшәячәкмен, җиләк сатачакмын. Беркем дә сүз әйтмәс, Иншааллах», – дип өметләнә блогер. Икенче видеосында ул: «Бөтен җирдән куалар», – ди.

Судның карары Маратның эшенә зыян китермәгән. Шушы көннәрдә урнаштырган видеоларында блогерның эше туктамавы күренә. Ул Казан кремле янында җиләк сатуын дәвам итә.

Узган елны Марат Беренче каналның «Давай поженимся» тапшыруында кәләш тә эзләп караган иде. Аның белән тапшыру да алып баручылар – Эльвира Фазлыева һәм Зарина Асылкаева да катнашты.





Губернаторы России
Москва

Собянин: 10 тыс. человек получили медпомощь в обновленных приемных отделениях





Москва

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России


Губернаторы России

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Москва

Собянин: 10 тыс. человек получили медпомощь в обновленных приемных отделениях



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Оззи Осборн

Лучшие сольные песни Оззи Осборна (Ozzy Osbourne)




Спорт в России и мире

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

VK Fest 2024: Музыка и Развлечения на Открытых Площадках России

Представители KAMA TYRES приняли участие в 57-й легкоатлетической эстафете

На ВДНХ пройдет Удмуртский национальный праздник Гербер


WTA

Пресс-служба WTA мемом отреагировала на тяжёлую победу Свёнтек над Осакой



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


News Every Day

When Narine asked Gambhir 'can I bring my girlfriend to IPL?'



Частные объявления в Вашем городе, в Вашем регионе и в России