Татарстан мөфтие Бакуда мәдәниятара диалог форумында катнаша
Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин Бакуда уза торган VI Бөтендөнья мәдәниятара диалог форумында катнаша. Чара кысаларында дини лидерларның Баку һәм Шушен очрашулары узачак. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Фото: © ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте
«Форум мәйданчыкларында тынычлык һәм глобаль иминлек өчен диалог, Көнбатыш һәм Көнчыгыш диалогына чакырулар һәм идеологик янаулар, диннәрнең һәм дини лидерларның халыкара иминлек эшенә керткән өлеше, терроризм, дини һәм раса түземсезлеге, климат үзгәрүе һәм экологик иминлек проблемалары кебек мәсьәләләр күтәрелә», — дип хәбәр итә ТР мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте.