Алабугада Сабантуйда Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак
Алабуга Сабан туенда популяр татар җырчысы Фирдүс Тямаев чыгыш ясаячак. Сабантуй бәйрәме шәһәрдә 9 июньдә уза. Бу турыда «Алабуга нуры» хәбәр итә.
Көрәш батырына төп бүләк — автомобиль, диелгән хәбәрдә.