Танылган Казан журналисты Лика Исаева вафат
Танылган Казан журналисты Лидия Кирьянова кичә, 20 майда, кичен вафат булган. Журналист Лика Исаева псевдонимы белән билгеле иде.
Лидия Кирьянова 54 яшендә вафат булды.
Фото: © социаль челтәрдән
Соңгы вакытта ул «Республика Татарстан» газетасы редакциясендә эшләде, ә моңарчы «Комсомольская правда»да хезмәт итте.
Хушлашу көне һәм урыны соңрак билгеле булачак.