Әскәр Мамин «Татнефть» шиннар заводы проектының Казахстан өчен бик мөһим булуын әйтте
(Казан, 5 ноябрь, «Татар-информ»). Казахстан Премьер-министры Әскәр Мамин «Татнефть» генераль директоры Наил Маганов белән эшлекле очрашу үткәрде. Очрашуда Караганда өлкәсенең Саран шәһәрендә автомобиль шиннары җитештерү заводы проекты турында фикер алыштылар. Бу хакта Татарстанның Казахстандагы Тулы вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә. «Казахстан Хөкүмәте башлыгы эчке базар ихтыяҗларын тәэмин итү һәм экспорт потенциалын үстерү өчен Казахстан Республикасында шиннар заводы төзүнең мөһимлеген искәртте», — диелә хәбәрдә. Читать дальше...