Новости Уфы
Мы в Telegram
Добавить новость
Главные новости Уфы
Уфа
Январь
2023

«Тәрәзәдән күтәреп алганда, егылып төшеп, аягын сындырды» - тулай торак истәлекләре

0

Яшьлекнең иң истәлекле чоры – тулай торакта яшәгән студент еллары. Студентлар көне уңаеннан, тулай торак белән бәйле хатирәләрне барлыйбыз.

Коммендант апа – тулай торакның бизәге

Беренчедән, үземнең дә тулай торакта яшәгән елларымны искә алып узыйм. Ни дисәң дә, дүрт ел гомерем шул «общага»да узды бит. Әле күптән түгел генә төенчекләремне төйнәп фатирга күченгән кеше буларак, сагыну хисе күңелне тырнап тормый. Дүрт ел муеннан җитә икән. Яшәсен яшәдем, студент тормышының бу ягын да, теге ягын да татып карадым, шуның белән Аллаһы әппәр.

Студентлар шәһәрчеге дигән совет чоры тулай торагында үтте яшь гомер. Иң истә калганы – коммендант апа. Аның турында мемуарлар язарга була.

Беренче елларны безнең коммендант Фәния исемле олы яшьләрдәге апа иде. Бу юлларны укыган һәм студент елларында тулай торакта яшәгәннәр, үзләренең коммендантларын танып, «сагынып» куяр. Чөнки Фәния апа – бөтен коммендантларның прототибы булырлык коммендант.

Аның беренче этажда кычкыруы була, тугыз этажлы тулай торак тулаем «дерт» итеп куя иде. Ул кычкырудан соң ишекләр ике кат йозакка бикләнә, ут сүнә, сулаган тавыш та ишетелми. Эвакуация вакытында иртәнге җидедә бөтен «общага»га Фәния апа тавышы яңгырый. Болай да кычкырып сөйләшкән апа көчле тавыш биргеч аша алтыда гына йокларга яткан студентларны җидедә урыныннан сикертеп торгыза. Җәһәннәмгә эләккән кебек хисләр туа инде менә. Ул тавышта шайтан чаткылары сизелә. Валлаһи, минем гомердә ул кадәр көчле һәм каты тавышлы хатын-кыз очраткан булмады. Коммендант булу – Фәния апаның «призвание» булгандыр инде.

Акча түләмәгән булсаң, кереп тә йөрмә, Фәния апаның күзенә күренмә дә. Бер көн артык яшәп кара, нигә урамда булса да кунмадым дия торган хәлгә төшәчәксең. Исәнләшми үтеп кара, бөтен буш һәм буш булмаган сәгатьләреңне кешеләрдә булырга тиеш булган, ә синдә эзе дә булмаган тәрбиялелек турында лекция тыңлаячаксың. Кыскасы, иң яхшысы – күренми торган кеше булып, беренче этаждагы коммендант кабинеты яныннан очып кына үтеп китү.

Андый тулай торакларда шундый кешеләр эшләргә тиеш тә инде. Чөнки Фәния ападан бөтен кеше курка иде. Иманыңны ала торган чын татар хатыны инде менә. Авылларда була бит шундый ут чәчрәтеп, бөтен кешене куркытып тора торган хатыннар, тач шундый.

Фәния апа киткәч, бер яшь кенә апа килде. Анысының да исеме Фәния иде. Кычкырыпмы кычкырып җибәрсә дә, беркемнең дә кылы да селкенми иде. Озак тормады, китте ул. Коммендант булып туарга кирәктер инде. 

«Аңа кияүгә чыгачаксың дисәләр, акырып көлгән булыр идем»

Тулай торакның тагын бер кызык һәм мөһим миссиясе бар – ул яшьләрне таныштыра, кавыштыра. Рания белән Ильяс Закариевларны Уфа тулай торагы парлы иткән. Алар 2013-2017 елларда бер тулай торакта яшиләр. Рания Ильясны армиядән көтә, ә 2020 елны туй итәләр. Тулай торак кавыштырган парның нәни уллары да үсеп килә.

 

Фото: © шәхси архив

Гомергә булмаганны бүлмәдәш кызлар белән белән егетләр генә тора торган дүртенче этажга кәрт уйнарга мендек. Бергә торган кызларның төркемдәш егетләре яшәгән бүлмәгән бикле булды. Кире төшеп барганда каршыбызга бер егет килеп чыкты. Сөйли дә сөйли, сөйли дә сөйли бу. Андыйларны «тел бете» диләр инде.

Үзләренең бүлмәләренә алып кереп китте бу безне. Безне кертте дә, үзе борылды да чыгып йөгерде. Бүлмәдә бер оялчан гына егет нишләргә белми басып тора. Без дә таптандык, таптандык та, чыгарга борылдык инде. Шунда ишек ачылды да, бер өем егетләр кереп тулды. Алар арасында Ильяс та булган, мин аны ул көнне күрмәдем дә. Бу егетләрнең кайсыныңдыр туган көне булган да, боларның шуны бәйрәм итеп кайтып килешләре икән.

Шунда берничә егет белән кәрт уйнадык та, чыгып киттек. Икенче көнне шул егетләр безнең янга төште. Сөйләшеп утырганда, аларны эзләп, Ильяс килеп керде. Шул көнне танышып, сөйләшеп киттек. Бераздан языша башладык, көн дә урамда йөреп керә идек. Аларның бүлмәләрендә вайфай, үзенең ноутбугы бар. Шуннан көн саен кино карый идек. Тик ныгытып йөреп китмәдек инде.

Уку бетеп, дипломнарны яклагач, мине әти килеп алды. Авылдан алып килгән суыткыч бар иде. Шуны алып төшәргә дип, әти берәр егет белән сөйләшеп куярга кушты. Кемгә әйтим инде? Тулай торакта кеше дә калмаган иде ул чакта. Тоттым да Ильяска шалтыраттым. Йокысыннан уянып төште, булышты. Әти белән шунда таныштылар. Кайтканда әти сораша: «Кайдан соң? Кем соң? Аралашасызмыни? – ди. – Бик әйбәт егеткә охшаган», – ди. Без ул вакытта йөрмибез бит. Шунда Ильяска кияүгә чыгачаксың дисәләр, акырып көлгән булыр идем.

Икенче шәһәргә эшкә урнашып йөргәндә Ильяс шалтырата: «Мин армиягә китәм», – ди. «Шулаймыни? Сине озатырга бара алмыйм инде», – дим. «Ярар, каршы алырсың», – ди бу. Чыннан да армиядә вакытта йөри башладык, көтеп алдым. 2020 елда өйләнештек.

 

Фото: © шәхси архив

«Тәрәзәдән күтәреп алганда, егылып төшеп, аягын сындырды»

Алып баручы, җырчы Зөлфәт Зиннуров та студент елларын тулай торак белән искә ала.

 

Фото: © тулай торакның аш пешерү бүлмәсендә төшкән фото. Зөлфәт Зиннуров архивы

Тулай торак белән бәйле күңелле мизгелләр генә истә калган. Безнең бөтен ашау бәрәңге иде. Гел бәрәңге пешерә идек без. Дүшәмбе, сишәмбе авылдан алып килгән башка төрле ризык ашыйбыз да, аннары гел бәрәңге.

Тагын нәрсә булсын инде. Итне кыш көне генә алып килеш. Ансын да пакетка салабыз да, форточка тәрәзәсенә элеп куябыз. Ул пакетка гел каргалар һөҗүм итә иде. Аннары шул форточкага агач тартма ясап куйдык. Тартмасы тышка чыгып тора, форточкасын ачасың да, итне куясың.

Ул чакта «доширак»ның «Александра и Софья» дип аталган беренче төре чыкты. 3 сум 50 тиен тора иде. Шуны аш итеп пешерә идек. Башта суда бәрәңге пешерәсең дә, берничә пачка «доширак» һәм томатлы паста белән килька консервасы саласың да, кызыл аш килеп чыга. 

Бик күңелле яшәдек. Быел бергә яшәгән Чүпрәле егете белән Сабантуйда күрештек. Икенчесе Балтачныкы иде. Этажда да Чүпрәле егетләре күп иде.

Тулай торакта тормаган дусларны тәрәзәдән хәйран гына күтәреп ала идек. Ике-өч покрывалоны бәйлибез дә, шуның белән күтәреп алабыз. Безнең бер дус егетне кызлар шулай күтәреп кертергә тырышкан иде берсендә. Юньләп бәйләмәгән булганнардыр инде: менеп җиттем дигәндә генә егылып төшеп, аягын сындырган иде.

«Кызым, ишегегезне бикләп ятыгыз»

Рузилә:

Чаллы педагогика көллиятендә укып йөргән чаклар. Безнең уку йортында бөтен төрле милләт вәкилләре укый, тулай торакта да бөтенебез бергә яши идек. Безнең күршегә бик дәртле Кавказ егетләрен керттеләр. Җырны акыртып тыңлыйлар, үзләре кычкырып-кычкыра җырлыйлар болар. Колак төбендә яңгыраган кебек була җырлары. «Нигә шулай нык ишетелә соң?» – дип аптырыйбыз инде кызлар белән.

Берничә айдан шкафларны, кроватьләрне күчереп, бүлмәне яңартырга булдык. Шкафны күчереп карасак, стенада – ишек размерындагы тишек. Шул тишекне ике яклап шкаф белән терәткәннәр дә куйганнар.

Әни көндә йоклар алдыннан шалтырата да: «Кызым, ишегегезне бикләп ятыгыз», – ди. Мин көн саен: «Бикләдек, әни», – дим. «Әни, монда бикләсәң дә юк, бикләмәсәң дә юк, шкафны ачалар да керәләр инде», – дип әйтеп булмый бит инде. Кермәделәр инде үзләре.

«Иң зур җәза – душ юу»

Алия Исмендеева Алабуга мәдәният һәм сәнгать көллиятендә укыган чорында тулай торакта яшәгән.

 

Фото: © шәхси архив

Беренче курста иске тулай торакта тордык. Икенче елга анда капиталь ремонт ясадылар. Кызлар белән стеналарны бизәп, үзебезнең исемнәрне, язасы килгән сүзләрне язып бетергән идек. Барыбер ремонт вакытында өстеннән буяп бетерәләр бит.

Ә ремонтлы тулай торакта көн саен идән юыш, һәр пәнҗешәмбе генераль җыештыру була, һәр пәнҗешәмбе стеналарны, идәннәрне һәм туалетны юа, чистарта идек. Ул көнне гадәттә бөтен кеше «общага»дан кача. Калган кешегә эләгә инде бөтен пычрак эш.

Аш бүлмәсендә плитәгә чират торыш. Душ – подвалда. Кайнар су сирәк кенә була иде анда. Башта плитәгә чират торып, су кайнатабыз. Аннары душка чират торып юынабыз. Чираты озын булса, кайнаган суың суынып бетә.

 

Фото: © шәхси архив

Көн саен диярлек тәрбияче бүлмәләр буйлап йөри. Бүлмәдә чәйникләр, мультиварка ише әйбер булса, алып чыгып китәләр. Әле берсе бар иде, үзе директор ярдәмчесе. Үзен тәрбияче кебек тотып, юылган идәннәргә пычрак аяк киемнәре белән кереп, таптап чыгып китә иде. Менә аңа бернәрсә дә ошамый иде инде. Дөрес эндәшмисең, дөрес утырмыйсың – җәза. Җәза дигәне йә коридор юасың, йә душ кабинкалары. Душ кабинкалары – иң куркыныч җәза, чөнки бөтен кеше юына торган җирдә пычрак, чәчләр, ис. Менә шулай «тәрбия» бирәләр иде.

Шулай да, тулай торак – күңелле җир. Безнең янда гына бакча бар иде. Шунда чыгып, кызлар белән волейбол уйныйбыз да, беседкасына утырып, чәй эчәбез. Җыелып кино карый идек. Аннары еш кына "шәмчекләр" оештыра идек. Кызлар белән серләшеп утыруы кызык бит инде.

 

Фото: © шәхси архив

90 нчы еллар студенты: «Ничек исән калганбыз»

Безнең студент чоры 90 нчы елларга туры килде. Ул елларда шәһәрдә яшәве бөтенләй куркыныч иде инде. Авылда да хәлләр бар, ә шәһәрдә – ОПГлар. Ничек шуларга ияреп китми исән калганбыз дип йөрим инде. Без яшәгән тулай торакта шул төркемнәрдә булган егетләр дә яши иде. Күн куртка, кара күзлек, кулларында гел тимер. Тәрәзәдән генә башкалары да кереп йөри иде.

Туксанынчы еллларда яшәве куркыныч та, кызык та. Ул чакта кешесе дә башка бит. Ике катлы шыгырдап тора торган тимер кроватьлар, стена постерлар белән тулы. Ничәдер сум стипендия бирәләр, ул әллә ни күпкә җитми дә инде. Авылдан төянеп киләсең дә, шул капчык бәрәңгене ашыйсың.

 

Фото: © шәхси архив

Авылга да еш кайту дигән әйбер юк. Телефон юк, элемтә юк. Уку башлангач чыгып китәсең дә, октябрь бәйрәменә һәм Яңа елга гына кайтасың. Ул чакта автобусы да юньле-рәтле йөрми, «попутчик»лар бөтенләй юк инде.

Берсендә юлга чыктым. Төн җиткән инде. Җиргә сеңеп беткән бер машина килеп туктады. Анда ул хәтле кеше ничек сыйгандыр – консерва банкасы кебек. Алгы урындыкка бөкләнеп утырган өч кеше янына мине дә «тыктылар». Бөтенебез яшьләр инде, студентлар икән күренеп тора. Рульдәге абый юлда очраган бөтен кешен җәлләп утыртып бара. Мине утырткач та, тагын бер туктады. Яшь кенә кызны үзенең сул як аягына утыртып алып кайтты. Машинаның ишеген ачарга туры килде – аягы сыймый. Теге кыз шофер абыйга ябышты. Кара төндә ничек исән кайтып җиткәнбез дим инде. Ул чакта барыбер кеше әйбәт иде. «Бу балалар юлда нишли инде?» – дип җәлләп утыртты бит инде без студентларны.

«Шешәдәге су белән юындык»

Илгизәгә дә совет заманыннан калган һәм ремонт күрмәгән «легендар» тулай торакта торырга туры килгән.

Тулай торакның күңелгә үткән бер нәрсәсе бар – душ. Ун этажлы тулай торак, ә юыну урыннары, ягъни душлар – беренче этажда. Менә киләме инде арып-талып кайтып аугач, тугызынчы этаждан кире бергә төшеп, аннары бердән кире тугызга менәсе? Лифт булса, хет биш төшеп, биш мен. Әле аның лифты да юк бит. Душтан менеп җиткәнче кире төшәргә кирәк була иде.

 

Фото: © шәхси архив

Егетләр белән кызларның душлары аерым булса да, күршеләр генә. Хәтерлим, безнең блокта яшәүче бер кыз менде дә, нишләргә белми таптанып тора. Күзлек кия торган иде. Күзлеген салып төшкән дә, ишектәге «Ж» белән «М» хәрефләренә игътибар да итмичә, егетләр душына кереп, рәхәтләнеп юынып чыккан. Бәхетенә егетләр булмаган да, кермәгән дә, күрмәгән дә.

Бер елны яз көнеме, җәй көнеме кайнар суны сүндереп куйдылар. Шундый кызу чаклар, юынмыйча йөри торган түгел. Иптәш кыз белән янып-көеп кайтабыз да, үзебезнең этаждагы кухняда кәстрүл белән су кайнатабыз. Аннары кайнаган суны салкын су белән бутап, юынырлык градуста булган су ясыйбыз. Нормаль суны шешәләргә тутырабыз да, шешәләрне пакетка салып, җиденче этаждан беренче этажга төшеп, шешәдән су агызып, юынабыз. Ә тагын нишләп була инде?

Шул душ белән истә калды тулай торак. Ул душ хәлләре күпләрнең үзәген өзгәндер.





Глава Башкортостана Радий Хабиров
Башкортостан

«Демонстративно наказать»: Радий Хабиров раскритиковал ремонт дорог в Башкортостане





Москва

«СВЯТОЙ ЛЕНИН» помогает Государственной Думе РФ оптимизировать налоговую сферу. «СВЯТОЙ кибер ЛЕНИН» удаляет налоги: перезагрузка.


Глава Башкортостана Радий Хабиров

103news.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.

Moscow.media
Башкортостан

Радий Хабиров назначил Зухру Гордиенко и. о. министра предпринимательства и туризма Башкирии



103news.comмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "103 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. 103news.com — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

103news.com — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.

Музыкальные новости

Игорь Бутман

Игорь Бутман раскрыл, куда исчезла певица Ирина Отиева




Спорт в Башкортостане

Алексей Смирнов – актер, которого, надеюсь, еще не забыли

Гимнастки Мордовии выступят в Уфе

ФК “Уфа” сыграл с московским “Велесом” вничью

Саткинские туристы поборолись за звание лучших


Уимблдон

Медведев рассказал, как ударился головой перед матчем с Уиллисом на Уимблдоне в 2016 году



Новости Крыма на Sevpoisk.ru


Уфа

Названы популярные у россиян направления для путешествий



Частные объявления в Уфе, в Башкортостане и в России