«Казан басмасы» дизайнер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак
(Казан, 12 гыйнвар, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Быел, Идел буе Болгар дәүләтендә ислам рәсми рәвештә кабул ителүгә 1100 ел тулган елда, «Казан басмасы» дизайнер компьютер шрифты белән яңа Казан Коръән басмасы басылып чыгачак. Бу хакта 1100 еллыкны билгеләп үтү буенча республика оештыру комитеты утырышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Камил хәзрәт Сәмигуллин әйтте. Ул бу татар милли шрифты 2021 елда эшләнгәнен билгеләп узды. «Ул чын борынгы типография басмасы нигезендә булдырылган... Читать дальше...