Былтыр ел азагында Башкортстаннан чыгып киткән дүрт туристны бүген эзләп таптылар
Чиләбе өлкәсенең Усть-Катав коткаручылар отряды, аучылар һәм башка коткару хезмәте вәкилләре Төлек бистәсе тирәсендә югалган дүрт туристны эзләде. Алар барысы да өлкән яшьтәге кешеләр — өч хатын-кыз һәм бер ир-ат. Туристлар Башкортстаннан килгән. Алар теркәлмәгән һәм алдан планлаштырылган вакытка кайтып җитмәгән. Бу турыда «Башинформ» хәбәр итте. «4 гыйнварда иртән-иртүк аларның бара торган юллары буйлап эзләү эшләре башланды», диелә хәбәрдә. Рәсми булмаган белешмә буенча, әлеге төркем 26 декабрьдә Зюраткүлгә таба походка китә. Читать дальше...