Билгеле җырчының хатыны авариядә имгәнеп үлгән
Җырчы Ярослав Сумишевский инстаграмдагы сәхифәсендә хатыны Наташаның һәлак булуын хәбәр иткән. «Наташенька безнең белән юк инде. Аның йөрәге туктады», — дип язган ул. Юл һәлакәте 29 гыйнварда Ачинск — Ужур — Троицкое юлында була. Toyota Highlander машинасы Scania йөк машинасына бәрелә. Ул газ ташый торган цистерна була. Цистерна юл кырыена төшеп китә. Toyota Highlander автомобиле үзен куып җиткән Suzuki Grand Vitara автомобиленә дә бәрелә. Toyota Highlander белән Россия десантчылар берлеге рәисе Александр Гуляков идарә итә... Читать дальше...