«40 яшьтә үләм» дигәне бар иде» - Яшел Үзән башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәлак булды
Кичә, 7 нче апрельдә, сәгать кичке 9 тулып киткәч, Йошкар-Ола-Казан юлында коточкыч һәлакәт килеп чыга. Авариядә өч кешенең гомере өзелә, шуларның икесе - Яшел Үзән администрациясе хезмәткәрләре - Яшел Үзән районы башлыгы ярдәмчесе Дамир Низамов һәм район администрациясенең Кулланучылар базары бүлеге җитәкчесе урынбасары Виталий Агачев.