Зарипова: 2021 елда балалы гаиләләр өчен социаль түләүләр күләме 11 процентка артты
(Казан, 8 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Татарстанның консолидацияләнгән бюджетыннан һәр өченче сум социаль ведомство линиясе буенча балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелә. Бу хакта бүген «Татар-информ»да узган матбугат конференциясендә ТР Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова хәбәр итте. «Безнең илкүләм максат бар — 2030 елга ярлылык дәрәҗәсен 2017 ел күрсәткече белән чагыштырганда ике тапкыр киметү. Бу РФ Президенты указы. Бүген республикада төрле... Читать дальше...