Казанда Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар узачак
(Казан, 9 апрель, «Татар-информ»). Бөтендөнья татар конгрессы Сабан туе бәйрәмен оештыруга багышланган укулар уздырачак. Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, «Сабан Туе бәйрәмен оештыру һәм уздыру методикасы һәм технологиясе» курсы онлайн һәм оффлайн форматта оештырылачак. Укулар 26-29 апрель көннәрендә узар дип көтелә. Курс Россия Федерациясе регионнарында һәм чит илләрдә «Сабан Туе» бәйрәмен оештыручылар өчен әзерләнгән. Укулар тәмамлангач, әлеге программаны узу хакында сертификат биреләчәк.