Фәлестин хөкүмәте Израил һөҗүмендә 20 кеше үлүен белдерде
Израил хәрби көчләре Газзә сызыгында ХАМАС радикал төркеме нокталарын утка тотты.
Израил хәрби көчләре Газзә сызыгында ХАМАС радикал төркеме нокталарын утка тотты.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Гадел Әхмәтҗанов). Шаһитлар сүзләренчә, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптәге атыштан куркып, бер укучы тәрәзәдән сикергән. «Әлегә тәгаен генә бернәрсә дә билгеле түгел. Бер кыз бала тәрәзәдән сикереп төшкән, аны ашыгыч ярдәм машинасы алып киткән, дигән сүзләр дә бар. Мәктәп янында торырга ярамый. Атучы Азино буйлап йөри дигән сүз булды. Балаларны бу тирәдән алып китәргә куштылар», — диде баласын шушы мәктәпкә йөртүче Гөлнара Нәбиуллина «Татар-информ» хәбәрчесенә. Читать дальше...
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Рәсми булмаган белешмә буенча, Казанның 175нче мәктәбендә атыш вакытында балалар һәлак булган. «Икенче дәрес башында шартлау тавышы ишеттек. Укытучылар кабинетларда ишекләрне бикләде. Икенче дәрес азагында балаларны һәм укытучыларны росгвардиячеләр бүлмәләрдән алып чыкты», — дип сөйләде агентлыкка 8 сыйныфларда рус теле укытучысы.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген ату тавышлары яңгыраган Казанның 175нче мәктәбенә юл тотты. ТР Президентының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте. «Республика Президенты мәктәпкә юл тотты», - дип хәбәр итте ул. Агентлыкка Казан мэриясе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, урында хокук саклау органнары хезмәткәрләре эшли. Гимназиягә шәһәр Башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Гафаров һәм Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов килде. Читать дальше...
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Әлегә расланмаган мәгълүматлар буенча, Казанның 175нче мәктәбендәге атыш вакытында бер кеше һәлак булган. Агентлыкка әлеге урыннан фотоларны шаһитлар җибәрделәр. Шаһитлар хәбәр иткәнчә, атыш вакытында берничә кеше зыян күргән, аларның кемнәр икәнлеге әлегә билгеле түгел. Мәктәпне полицейскийлар әйләндереп алган. Урында ашыгыч хезмәт экипажлары эшли.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). «Татар-информ» агентлыгына үз чыганагыннан билгеле булганча, Җәүдәт Фәйзи урамында урнашкан 175нче мәктәптә атыш булган, бирегә ашыгыч хезмәт машиналары килгән. Якынча белешмә буенча, белем бирү учреждениесендә ОМОН хезмәткәрләре эшли, балаларны бүлмәләргә бикләгәннәр. Агентлык чыганагы мәктәптә атыш булуын әйтте. Хәзерге вакытта әлеге мәгълүматны тикшерәләр.
Жители России считают работу врачом одной из самых уважаемых в стране.
11 май Казанның 175нче гимназиясендә ут ачу нәтиҗәсенә 9 кеше һәлак булган, шуларның 7се - балалар. Һөҗүм итүче тоткарлаган. Ул элегрәк шушы мәктәптә укыган 19 яшьлек Илназ Галәвиев диелә.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Сишәмбедән гражданнарга төрле социаль ярдәм чаралары билгеләргә һәм тәкъдим итәргә мөмкинлек бирә торган закон үз көченә керә. Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Парламентская газета»га сылтама белән хәбәр итә. Моның өчен төбәкләр Бердәм дәүләт социаль тәэмин итү мәгълүмати системасыннан файдалана башлаячак. Түрәләр ел башында ук аннан файдалану мөмкинлегенә ия булса да, аларның ташлама билгеләү һәм пособие бирү өчен әлеге мәгълүматларны куллану хокукы юк иде. Мәгълүматларны... Читать дальше...
2020 елда туучылар саны 1961 елдан бирле иң түбән күрсәткечкә калган. Ул елны илдә ачлык аркасында балалар аз туган.
(Казан, 11 май, «Татар-информ», Полина Шевчук). Бүген 06.16 сәгатьтә 112 бердәм номерына Казанның Ямашев проспектында өченче транспорт дамбасы күпереннән Казансу елгасына бер хатын-кызның егылып төшүе турында хәбәр килгән. 06.36 сәгатьтә 2нче зона янгын-коткару отряды хезмәткәрләре, көймәдә елгага кереп, күпердән 150 метр читтә 67 яшьлек хатын-кызны табып алган һәм яр буена алып чыккан. Ашыгыч ярдәм табиблары аны 7нче шәһәр хастаханәсенә озаткан.
Дорогу в поселке Отары отремонтировали обломками памятников с кладбища.
В праздничных турнирах приняли участие более 20 нурлатцев.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Түбән Каманың 24 нче лицее директоры Руслан Садыйков 35 яшендә вафат булды. Ул берничә тапкыр инсульт кичергән булган. Бу турыда лицейның инстаграмдагы сәхифәсендә хәбәр ителә. Руслан Садыйков шушы лицейны тәмамлаган, аннары 2018 елда директор итеп билгеләнгән. Мәрхүмне бүген, 11 майда, Балтач районының Пүскән авылында җирлиләр.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 15 һәм 16 май көннәрендә Горки-Әмәт урманында «Гриль-фест» була. Казан мэриясе хәбәр иткәнчә, киләсе ял көннәрендә шәһәр халкы һәм кунаклары барбекюда әзерләнгән ит, балык, сыр һәм яшелчә ашларын татып карый ала. Фестивальдә катнашучыларга аларны Казанның 15 кафе һәм рестораны тәкъдим итә. Программага шулай ук Татарстан Республикасы пешекчеләре гильдиясеннән азык-төлек әзерләү һәм саклау буенча мастер-класслар, музыкаль төркемнәр һәм DJ-сетлар чыгышлары керәчәк. Читать дальше...
В Роспотребнадзоре назвали шесть категорий людей, которым противопоказана вакцинация от Covid-19.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 13 май көнне Ураза бәйрәме билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм уңаеннан Казанда М.Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркында традиция буенча зурлап шәһәркүләм «Рамазан Фест» гаилә фестивале үтәчәк. Оештыручылар кунаклар өчен бай бәйрәм программасы әзерләде, ул 13:00 сәгатьтә башланачак һәм кичке 17:00гә кадәр дәвам итәчәк, дип хәбәр итә ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте. Гаилә фестивале «Чорлар бәйләнеше — үткәне, бүгенгесе, киләчәге» концептуаль темасы кысаларында узачак. Читать дальше...
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). «Экология — һәркемнең эше» халыкара балалар-яшүсмерләр премиясенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Татарстан Урман хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, конкурсны Табигатьтән файдалану өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәт оештыра. «Экология — һәркемнең эше» премиясе яшьләрнең экологик культурасын һәм аңын үстерүгә, балаларны һәм яшүсмерләрне табигать саклау тәртибенә, аларга кызыклы һәм аңлаешлы форматлардан, мәсәлән, флешмоб яки челленджлардан файдаланып, җәлеп итүгә юнәлтелгән. Читать дальше...
В этот четверг, 13 мая, в Республике Татарстан отметят праздник Ураза-байрам.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). 8 май көнне Кама Тамагы шәһәр тибындагы поселогында Кама Тамагы муниципаль районы башлыгы кубогына волейбол ярышлары узды. Чараны ачып, спортчыларны уен алдыннан яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илназ Хөснетдинов сәламләде, дип яза район матбугат хезмәте. Ярышларда 5 команда катнашты. Турнир йомгаклары буенча өченче урынны «Факел» (Кармалы) командасы, икенче — «Кама Тамагы татар мәктәбе», беренче урынны «Импульс» командасы (җыелма команда) алды.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Россия Президенты Владимир Путин мәгариф министрлыгына «Россия ел укытучысы» конкурсын үткәрүнең яңа концепциясен эшләргә кушты. Концепцияне министрлык «Россия — мөмкинлекләр иле» автономияле коммерцияле булмаган оешмасы белән берлектә эшләргә тиеш. Әлеге конкурсның ел дәвамында үткәрелүен һәм массакүләм мәгълүмат чараларында киң яктыртылуын исәпкә алырга, диелә «Россия — мөмкинлекләр иле» АКБО күзәтү советы утырышы нәтиҗәләре буенча күрсәтмәдә. Йөкләмәне үтәү вакыты — 2021 елның 1 июне. Читать дальше...
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Ютазы районы мәктәпләре укучылары Хәтер һәм Дан мемориалы плитәләрендә язуларны яңарттылар. «Плитәләргә Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбызның исемнәре уелып язылган», дип яза район матбугат хезмәте.
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). ТР Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты белгечләре «Социаль тернәкләндерү һәм адаптация үзәге» Автономияле коммерцияле булмаган оешманың Борһан Шаһиди урамы, 26нчы йорт адресы буенча урнашкан «Мохтаҗларга ярдәм күрсәтү» комплексында булды. Алар биредә «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан чыгарылган татар һәм рус телләрендәге мөселман әдәбиятын приютка бушлай тапшырды. Шул рәвешле, хәзер приютта ислам китапханәсе булдырылды, анда ислам нигезләре, сира, иман китерүчеләрнең әхлагына багышланган китаплар... Читать дальше...
(Казан, 11 май, «Татар-информ»). Бөек Җиңү көне алдыннан Норлат авылында яшәүче Зарипова Сәлимә Зарип кызы бер гасырлык юбилеен каршы алды. Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев исеменнән тыл хезмәтчәне, Бөек Ватан сугышы ветеранының тол калган хатынын котларга Яшел Үзән муниципаль районы башлыгы урынбасары Николай Бызин, Норлат авыл җирлеге башлыгы Илдус Саттаров килде, дип яза район матбугат хезмәте. «Чын күңелдән сезгә сәламәтлек, бәхет, тыныч тормыш һәм якыннарыгызның кайгыртуын тоеп яшәвегезне телибез һәм... Читать дальше...
Коронавируска каршы коллектив иммунитет кайчан барлыкка киләчәк? Антитәнчекләр кайчан юкка чыга? Вакцина кадату зыянлы була аламы? 2021 елның җәе алдыннан коронавирус, пандемия һәм вакциналар турында 5 актуаль сорауга җавап эзләдек.
Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).
103news.com — живые новости в прямом эфире!
В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.
Музыкальные новости