Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина: Себер татарлары аерым милләт түгел
(Казан, 21 июль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Омск өлкәсе Үләнкүл авылы җирлеге башлыгы Ләйлә Мөхәммәтшина Себер татарлары телен бары тик диалект кына булуын искәртте һәм җирле халыкның татар милләте булуын әйтте. «Себер татарлары теле бары тик диалект кына, диалектлар теләсә кайсы милләттә таралыш алган. Себер татарлары аерым милләт дигән фикер белән килешмибез. Без үзебезне бер милләт — югары культуралы бөек татар халкы дип саныйбыз. Һәр дүрт татар авылы кешеләре дә шулай уйлый», — диде ул. Читать дальше...