Рөстәм Миңнеханов Чаллыда яңа инвестиция проекты белән танышты
Казан, 14 сентябрь, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллы шәһәренә эш сәфәре барышында «ТЭСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьтә булды. Бу хакта республика башлыгының матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итә. «ТЭСК» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыять – өстенлекле социаль-икътисади үсеш территориясе (ТОСЭР) резидентының инвестиция проекты. Биредә һава-аеру челтәрләре өчен арматуралар җитештерелә.