Башкорт опера һәм балет театрының элеккеге директоры Уфа сәнгать институты ректоры булды
Башкорт опера һәм балет театрының элеккеге директоры Илмар Әлмөхәммәтов хәзер Заһир Исмәгыйлев исемендәге Уфа дәүләт сәнгать институты ректоры вазифасын башкара. Дүшәмбе көнне Россия мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная аны әйдәп баручы иҗади уку йортының профессор-укытучылар коллективына онлайн режимында тәкъдим итте. Ул сайлаулардан соң әлеге вазифага рәсми рәвештә расланачак, сайлау көне әлегә билгеле түгел. Бу хакта «Башинформ» агентлыгы хәбәр итә.
Читать дальше...