Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең зур мәгълүмат агентлыклары җитәкчеләре Россия коллегалары белән берлектә «Россия – Ислам дөньясы: тотрыклы үсеш һәм икътисади чәчәк ату өчен медиасессия» үткәрәчәк. Ул «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023» Халыкара икътисади форумы барышында узачак. Киңәйтелгән дискуссиядә Мәгълүмат агентлыклары берлеге (UNA) генераль директоры Мөхәммәт Абдраббо Әлями, шулай ук Россия, Гыйрак, Кувейт, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Согуд Гарәбстаны, Тунис, Төркия һәм башка агентлыклар җитәкчеләре катнашачак. Читать дальше...