Татарстанда нефть продуктлары резервуары шартлап ике кеше һәлак булган
Фаҗига Иске Маврин авылында булган. Mash язуынча, бер ир белән хатын шартлау булганда резервуар чистарткан. Беренчел фаразларга күрә гадәттән тыш хәл төзелеш-эшләре барганда чыккан, бу диверсия түгел, дип белдергән “Бизнес Online”-га куәт оешмаларындагы чыганаклары.