Татарстанның сигез районында ВИЧ белән авыручылар саны республика күрсәткечләреннән 1,5 тапкырдан артык
2023 ел башыннан Татарстанда ВИЧ йоктыруның 429 очрагы ачыкланган. Узган ел белән чагыштырганда, авыручылар саны 7,9 процентка арткан. 100 мең татарстанлыга ВИЧ- инфекцияле 11,5 кеше туры килә.