Русиядә беренче тапкыр мәхкәмә журналистны "ят агент" дип тану карарын гамәлдән чыгарды
Даниил Губарев Владивосток һәм Приморье хәбәрләре чыга торган "news.VL" паблигын алып бара. Аны 2023 елның мартында “ят агент” дип тапканнар. Ул чакта Юстиция министрлыгы моны Губаревның чит илдә – Сингапурда яшәве һәм башка “ят агентларның” материалларын “таратуы” белән бәйләп аңлаткан.