Вирусологлар «Спутник V» вакцинасы турындагы популяр мифны юкка чыгарды
(Казан, 3 июль, «Татар-информ»). «Спутник V» вакцинасы кеше геномына йогынты ясамый, ә аның составындагы аденовируслар кеше организмында үрчергә сәләтле түгел. Россиянең әйдәп баручы вирусологлары «URA.RU» мәгълүмат агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.
«Хәтта "кыргый", үзгәреш кичермәгән аденовирус, безнең күзәнәкләрнең төшенә эләккәч, анда эписома, аерым берәмлек рәвешендә яши. Ул төш белән дә, ДНК белән дә бәйләнешкә керми», - дип ачыклык кертте Мәскәү дәүләт университетының биология факультеты вирусология кафедрасы профессоры Алексей Аграновский.
Ул билгеләп үткәнчә, аденовирус ферментерларның күзәнәкләрендәге махсус культурада гына үрчи ала, кеше күзәнәкләрендә исә вакцинациядән соң ике атнага якын тора.