Юрий Камалтынов: ел ахырына кадәр сайлаучыларның наказалары 80 процентка үтәләчәк
(Казан, 7 июль, «Татар-информ», Надежда Гордеева). Бу ел ахырына кадәр Татарстанда сайлаучыларның наказлары кимендә 80 процентка үтәләчәк.
«Ел саен сайлаучыларның наказларына нигезләнгән юл картасы чараларының имендә 80 проценты үтәлә. Уртача алганда республика һәм муниципаль дәрәҗәдә юл карталарының 82-83 проценты тормышка ашырыла», — дип сөйләде ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, «Бердәм Россия» парламент фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтынов.
Депутат сүзләренчә, сайлаучыларның 3 меңнән артык теләк-тәкъдимен үз эченә алган республика юл картасы төзелгән. «Шундый ук юл карталары муниципалитетларда да төзелә. Һәр ел саен аларның үтәлешен тикшерәбез», — диде ул.
Парламентарий әйтүенчә, республика юл картасы Татарстан Хөкүмәте карары нигезендә расланган. Муниципаль дәрәҗәдәге мәсьәләләр расланган муниципаль юл карталарына кертелгән.
«Муниципаль депутатлар үз алларында нинди бурычлар торуын аңларга тиеш, чөнки алар район бюджетын раслый һәм сайлаучыларның наказлары белән эшли. Программалар һәм проектлар кешеләр ихтыяҗына нигезләнеп төзелергә тиеш. Әгәр без сайлаучыларның теләк-тәкъдимнәрен җыябыз икән, аларны конкрет чараларны әверелдерү мөһим», — диде Юрий Камалтынов.
2021 елның беренче ярты еллыгында Дәүләт Советына 51 закон проекты кертелгән, аларның 28 ен фракция депутатлары тәкъдим иткән. Болар кайбер салымнар буенча ташламалы ставкаларны озайту, промпарклар резидентларына салымнарны җиңеләйтү турында законнар.