Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына жирафлар һәм филләр алып кайтачаклар
(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Казанның «Замбези елгасы» зоопаркына тиздән Африкада яши торган экзотик хайваннар: горилла, жираф, фил һәм кара мөгезборыннар китерәчәкләр.
Әлеге проектны гамәлгә ашыру белән шөгыльләнә торган «Татинвестгражданпроект» дәүләт унитар предприятиесенең матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Казанның зооботаника бакчасы Африка филләре яши торган Россиядәге беренче зоопарк булачак. «Фил яши торган урын зоопаркның яңа өлешендәге гаять зур территорияне биләп торачак. Вольер бер ата һәм өч ана филгә исәпләнгән», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
Моннан тыш, тиздән «Замбези елгасы»нда яшәүче Африка хайваннары арасында ат сыман антилопа һәм Сомали ишәген дә күрергә мөмкин булачак. Зоопаркка 20 фламинго кайтартылган инде, кошлар әлегә карантинда.