Әлки районының Юхмачы авыл җирлеге советының үз бинасы булачак
(Әлки, 7 август, «Татар-информ», « Әлки хәбәрләре »). Әлки районы Юхмачы авыл җирлеге башкарма комитеты урнашкан иске агач бина байтактан инде тузып яраксыз хәлгә килгән иде. Аннан соң ике дистә ел җирле хакимият органы «Мелиорация» ПМК предприятиесенең ике катлы бинасында бүлмәләр арендалап торды. Быел республика программасы нигезендә җирлек башкарма комитетының яңа бинасы сафка басачак. Ул бик уңайлы урында — «Алексеевск-Югары Колок» трассасы янында, авыл мәдәният йортыннан ерак түгел урнашкан. Читать дальше...