«Татарлар» газетасына языл да, телевизор от» акциясенең җиңүчеләре ачыкланды
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Бүген Бөтендөнья татар конгрессында газетага 2021 елның беренче яртыеллыгына язылучылар арасында «Татарлар» газетасына языл да, телевизор от» дигән акция узды. Чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, газетаның баш мөхәррире Гөлназ Шәйхиева катнашты. Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итүенчә, акцияне уздырырга Казан шәһәренең 399нчы балалар бакчасы кызчыгы Камилә Гарипова ярдәм итте. «Татарлар» газетасына языл да, телевизор от» дигән акциянең җиңүчеләре ачыкланды. Читать дальше...