Тукай районы башлыгы беренче сыйныфка баручы 60 балага портфель бүләк итте
(Тукай районы, 15 август, «Татар-информ», «Якты юл» ). Бу көннәрдә «Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит» акциясе кысаларында Тукай районы башлыгы Фаил Камаев 57 балага мәктәп кирәк-яраклары белән тулы портфельләр тапшырды. Чарада ата-аналар, күп кенә кунаклар, иганәчеләр да катнашты. Хәбәр иткәнебезчә, быел районда 483 бала беренче сыйныфка укырга керә. Август ахырына кадәр мохтаҗ балаларга мондый ярдәм тагын күрсәтеләчәк.