Ульяновск шәһәрендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Ульяновск шәһәренең Заволжье район хакимиятендә бәхетле парларны хөрмәтләделәр. Алар арасында татар гаиләләре дә бар иде. Флера белән Мөхәммәтша Касыймовлар илле сигез ел инде язмыш сукмагыннан бергә атлыйлар. Алар мәхәббәт, тугрылык, хезмәт сөючәнлек белән бер-берсе турында кайгыртучанлык күрсәтүне бәхетле гаилә тормышының нигезе итеп саныйлар. Гүзәл һәм Луиза исемле ике кыз бала тәрбияләп үстергәннәр. Хәзер инде аларның 4 оныклары белән 4 оныкчыклары да бар. Бу хакта «Өмет» газетасы хәбәр итә. Ә Вәсилә белән Вильдан Нугаевлар быел Алтын туйларын билгеләп үтә. Иң зур байлыгыбыз — 3 балабыз белән 4 оныгыбыз, ди алар. Нугаевлар сүзләренчә, тормыш юлында бер-береңне аңлап һәм хөрмәт итеп яшәсәң, мәхәббәт хисе бары тик ныгый гына бара. Бик күпләргә үрнәк булып гомер итүче бәхетле парларга Ульяновск өлкәсенең «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале тапшырылды.