Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшьләр үзәге булачак
![Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшьләр үзәге булачак](https://tatar-inform.tatar/attachments/441f1ae5a9d2788799cfad7807514257449edc7c/store/fill/780/440/0eeab0cbab4dd4cc423be06c9f7cbcb631ef20972fee25c1df0b2c8cbdbb/1a5733aa6cabc9da9ca42ca6f1f9bbc4.jpg)
(Яшел Үзән, 7 август, «татар-информ», «Яшел Үзән» ). Татарстан яшьләр эшләре министры урынбасары Ринат Садыйков Яшел Үзән районы Васильево бистәсендә яшьләр үзәге төзелеше планлаштырылган мәйданчыкны карады. Аның урыны Ленин урамындагы «Магнит» кибете янында, авария хәлендәге ике йорт урынында сайланган. Проектны Татарстан Яшьләр эшләре министрлыгы алып бара. Яшьләр эшләре министрлыгы вәкиле бистә һәм район хакимияте вәкилләре белән берлектә техник характердагы, территорияне төзекләндерү, керү юлларын әзерләү мәсьәләләре буенча фикер алышты. Исегезгә төшерәбез, яшьләр үзәге якындагы елларда Васильевода барлыкка килергә тиеш. Беренче яртыеллыкта бистәдә ике җәмәгать тыңлаулары уздырылды, аның нәтиҗәләре буенча яшьләр үзәге проекты формалаштырылачак. Республикада барлыгы 37 яшьләр үзәге эшли инде, шуларның берсе Яшел Үзәндә булачак.