Тукай районы хастаханәсе баш табибы: Вакцинация вакытында чиплаштыру - уйдырма
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Тукай Үзәк район хастаханәсе баш табибы Галим Сабирҗанов кешегә коронавируска каршы вакцина белән бергә, имештер, чип та урнаштырылуы турында интернетта таралган мәгълүматны уйдырма дип атады.
«Бу — дөрес түгел. Чип сыеклыкта ничек „яши“ алсын инде? Бу — мөмкин хәл түгел. Фән дә, галимнәр дә мондый дәрәҗәгә җитмәде әле. Вакцина бары тик коронавирус инфекциясе таралуын туктату өчен ясала», — диде Галим Сабирҗанов «Сетлый путь» газетасына биргән интервьюсында.
Аның мәгълүматлары буенча, коронавирус инфекциясе тарала башлаганнан бирле Тукай районында яшәүче 321 кешедә Covid-19 диагнозы расланган, бүгенге көндә 77 кеше коронавирус белән авырый.
«Көн саен коронавирус йоктыручылар санының бер-ике кешегә артуы күзәтелә һәм бу борчу уята. 39 кеше — өендә, 12 кеше Үзәк район хастаханәсендә дәвалана», — диде табиб.