Мәскәүнең Татар мәдәни үзәге эшчәнлеген депутат югары бәяләде
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы депутаты Сергей Пахомов һәм Пушкин шәһәр округы башлыгы Максим Красноцветов 3 августта «Татар мәдәни-агарту үзәге» Мәскәү өлкә иҗтимагый оешмасында булды.
Россия Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, кунаклар үзәк эшчәнлегенә югары бәя бирде һәм аның җәмгыятькә зур өлеш кертүен билгеләп үтте.
Татар үзәге рәисе, имам-мөхтәсиб Рамил Фәсхетдинов кунакларны каршы алды. Ул Татар үзәге буйлап экскурсия үткәрде һәм аның киңкырлы иҗади, социаль, хәйрия, рухи-әхлакый эшчәнлеге хакында сөйләде.
Экскурсия төгәлләнгәннән соң кунакларга традицион татар милли ризыклары белән төшке аш тәкъдим ителде, диелә хәбәрдә.
Очрашуда Пушкин шәһәр округы депутатлар Советы рәисе Сергей Бабаченко, округ депутатлары Тимур Апарин, Алексей Волков, Михаил Ждан, Мәскәү мөфтие урынбасары, Мәскәү ислам теология һәм хокук көллияте ректоры Ринат Фәсхетдинов, Пушкин шәһәр округы Мөселман зираты җәмгыяте рәисе Рифат Фәсхетдинов, округның Татар милли-мәдәни автономиясе җитәкчесе Диләрә Редькина, шулай ук округ хакимияте һәм Татар үзәге вәкилләре катнашты.