Бүген татар эстрадасы йолдызлары катнашындагы онлайн-шоуның икенче чыгарылышы була
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). 7 августта 19.00 сәгатьтә «Җырлыйк әле, матурым!» дигән онлайн-шоуның туры эфирында өч дәгъвачы Казанда татар җырчысы Римма Никитинаның күңелен яулап алу өчен көрәшәчәк.
Оештыручылар хәбәр иткәнчә, дәгъвачыларның бары тик берсенә генә җырчы белән күрешү, шулай ук аның белән дуэт башкару бәхете елмаячак.
«Җырлыйк әле, матурым!» — татарча онлайн-шоу, анда танылган буйдак җырчы егет яки кияүгә чыкмаган җырчы кыз, бары тик катнашучының тавышын һәм җырлавын гына ишетеп, Татарстан районыннан насыйп ярын сайлый. Шоуда Марат Яруллин, Айдар Рәкыйпов, «Казан егетләре» төркеме һәм Гөлназ Батталова катнашачак.
«Җырлыйк әле, матурым!» дигән онлайн-шоуда катнаш, йолдыз белән күрешү бәхетенә ия бул һәм аның белән дуэт башкар! Шоуда катнашу кагыйдәләре белән сылтама аша танышып була.