Марат Айзатуллин: Алданган өлешчеләр проблемасы ел ахырына кадәр хәл ителәчәк
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасында алданган өлешчеләр проблемасы ел ахырына кадәр хәл ителәчәк. ТР төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Марат Айзатуллин «Татарстан 24» телеканалы өчен Андрей Кузьминга биргән интервьюсында шулай дип белдерде.
Республикада алданган яңа өлешчеләр барлыкка килә башлавы турындагы шелтәгә җавап биреп, министр болай дип искәртте: «Вәгъдә иткәнебезчә, алданган өлешчеләргә бәйле барлык мәсьәләләрне дә ел ахырына кадәр хәл итәчәкбез».
Айзатуллин хәзерге вакытта Казанда төзелә торган җиде йортны иң проблемалы йортлар рәтенә кертте, аларның дүртесе сафка бастырылган инде. «„МЧС“ торак комплексында берничә йорт калды. Шимбә көнне, 7 августта, өченче йортны файдалануга тапшыруга рөхсәт алырбыз дип уйлыйм һәм тагын бер йорт калачак. Аңа да август ахырына кадәр рөхсәт алачакбыз», — дип искәртте ул.
Моннан тыш, Четаев урамында да бер проблемалы йорт кала, аны 30 августта файдалануга тапшырырга ниятлиләр. «Габишев урамындагы „Мелодия“ торак комплексында бер яңа йорт барлыкка килде. Аны төзеп бетерәчәкбез, берникадәр акча кертәсе генә калды. Әлеге йортны 2022 ел ахырына файдалануга тапшырырга ниятлибез», — дип өстәде министр.
Марат Айзатуллин ышандырганча, яңа схема — эскроу-счетлар кулланып төзелә торган объектлар өлешчеләрдә проблемалар китереп чыгармаячак.
Интервью тулысынча «Татарстан 24» телеканалы сайтында чыккан.