Дәүләт Думасы депутаты эш атнасын озайту тәкъдименә карата фикерен белдерде
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Эш атнасын берничек тә озайтырга ярамый, кешеләрнең ялга вакыты калырга тиеш, пандемия мәшгульлек форматларын киңәйтте. Дәүләт Думасының социаль сәясәт һәм хезмәт комитеты рәисе Ярослав Нилов шулай дип саный. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә. Элегрәк Дәүләт Думасының икътисади сәясәт комитеты рәисе урынбасары Николай Арефьев, илдәге икътисади вазгыятькә бәйле рәвештә, дүрт көнлек эш атнасына күчү хакында түгел, ә эш атнасын озайту турында уйларга кирәк дигән фикерен әйткән иде. Гаммәви мәгълүмат чараларында шул хакта яздылар. «Ясалма рәвештә берни дә эшләргә кирәкми, ниндидер җайга салулар турында сөйләшүләр — артык, барысы да үзеннән-үзе, үз вакыты белән киләчәк. Икътисади вазгыять катлаулы булса да, мин кешеләргә ял итәргә бирмичә, аларны сыгу белән килешмим. Ялга вакыт калырга тиеш», — дип искәртте Нилов. Сәясәтче шулай ук эш атнасын кыскарту турындагы идеягә дә аңлатма бирде, чынлыкта күп кенә хезмәткәрләрнең атнасына дүрт көн генә эшләвен билгеләп үтте. «Пандемия безне мәшгульлекнең дистанцион һәм катнаш формаларын куллана башларга этәрде. Һәм бүгенге көндә, хезмәт хакын югалтмыйча, хезмәт җитештерүчәнлеген киметмичә, ә үзенең буш эш вакытын бүлеп, өйдән эшләүче кайбер хезмәткәрләр чынлыкта үзләренә эш атнасын билгеләде инде», — дип сүзен төгәлләде депутат.