Хабаровскида мөселман хәйрия фонды эшли башлады
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә РФ Юстиция министрлыгының Хабаровск крае һәм Еврей автономияле өлкәсе буенча идарәсе «Мусаадат (Ярдәм)» хәйрия фонды» коммерцияле булмаган оешмасын теркәү турында таныклык бирде.
Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте шул хакта хәбәр итә.
Устав нигезендә, фонд мохтаҗларның төрле категорияләренә социаль ярдәм күрсәтү, мәдәни, интеллектуаль, рухи-әхлакый һәм агарту проектларын гамәлгә ашыруда, үсеп килүче буынны традицион рухи-әхлакый кыйммәтләр нигезендә тәрбияләүдә булышлык итү белән шөгыльләнәчәк.
Фондның бер бурычы Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте составындагы Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан гамәлгә ашырыла торган, яшь мөселманнарны тәрбияләү һәм аларга ислам дине нигезләрен өйрәтү, мохтаҗ мөселманнарны, шул исәптән авыр тормыш хәлендә калган хезмәт мигрантларын һәм аларның гаилә әгъзаларын социаль яклау өлкәсендәге проектларны финанслау һәм башка күп кенә проблемаларны хәл итү өчен акча җыюдан гыйбарәт.