Казанда дүрт катлы йортта янгын вакытында биш олы кеше һәм бер баланы коткарганнар
(Казан, 7 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Әбҗәлилов урамындагы 1нче йортта янгын чыгуы турында хәбәр 101 янгын сагы номерына бүген 11.11 сәгатьтә килгән. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр. Урында дүрт катлы йортның икенче катында урнашкан фатирда әйберләр һәм йорт җиһазы януы ачыкланган. Төтен белән тулган фатирдан тәрәзә аша ике кешене баскыч ярдәмендә аска төшергәннәр. Тагын дүрт кешене, шул исәптән бер баланы, баскыч маршы буйлап урамга алып чыкканнар. Йортта яшәүче 15 кеше аска үзе төшкән. 11.49 сәгатьтә янгынны сүндергәннәр, аның мәйданы 20 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзерге вакытта сәбәбен ачыклыйлар.