Апаста физкультурачылар көнендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр бүләкләнде
(Апас, 7 август, «Татар-информ», «Апастово-информ» ). 7 август — физкультурачылар көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге уңайдан Апасның яр буенда физкультурачылар һәм спорт белән дус булган райондашлар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп узды. Бәйрәмдә спорт өлкәсендә югары нәтиҗәләргә ирешкән хезмәткәрләр, тренерлар, өлкәннәр бүләкләнде. Шулай ук ТАССРның 100 еллыгына әзерлек, аны уздыру эшләренә өлеш керткән хезмәткәрләр дә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Васил Шәйхразиевның Рәхмәт хатына лаек булды. Район халкын, спорт сөючеләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Тугушев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина, район яшьләр эше һәм спорт бүлеге җитәкчесе Илсур Хәлимов, район мәгариф бүлеге җитәкчесе Гөлүсә Галләмиева тәбрикләде. Районның мәдәният хезмәткәрләре спортчыларга бәйрәм кәефе өстәп, матур җырларын бүләк итте. Бәйрәм спорт уеннары белән дәвам итте. Өлкәннәр арасында да спорт ярышлары уздырылды. «Өченче буын» ярышларында Буа районыннан килгән өлкәннәр дә катнашты.