Тинчурин театрының «Могҗиза» студиясе Бөтенроссия фестивалендә лауреат исемен алды
(Казан, 7 август, «Татар-информ»). Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының сәламәтлеге чикләнгән балалар өчен «Могҗиза» театр студиясе «Поколение NEXT» Бөтенроссия фестивалендә лауреат исеменә лаек булды. Театрның матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, артистлар конкурста Галиәсгар Камал һәм Кәрим Тинчурин әсәрләре буенча куелган «Серле тартма» могҗизалы тамашасын тәкъдим иткән. Инсценировка авторы һәм режиссеры — Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Зөфәр Харисов, сәхнә теле укытучысы — Татарстанның атказанган артисткасы Гөлназ Нәүмәтова, пластика һәм бию укытучысы — Салават Хәбибуллин, сәхнә бизәлеше — Әлфия Вәлиева һәм Фәнис Шәмсетдинов, музыкаль бизәлеш — Алмаз Ахунов, студиянең кураторы — Зөлфия Бәшәрова.