Татарстанда коронавирустан ир-ат һәм хатын-кыз үлгән
(Казан, 11 август, «Татар-информ»). Татарстанда коронавирус инфекциясеннән ике үлем очрагы расланган. Узган тәүлектә 1939 елда туган ир-ат һәм 1938 елда туган хатын-кыз Covid-19 корбаны булган.
«Үлем сәбәпләре патологоанатомик экспертиза нәтиҗәсендә ачыкланган. Вирус идентификацияләнгән», диелгән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә.
Пандемия вакытында Татарстанда коронавирус инфекциясеннән барлыгы 642 кеше үлгән.