Казанда Ямашев проспектында җиңел машина җәяүлене бәрдергән
(Казан, 15 август, «Татар-информ», Павел Климчак). Казанның Ямашев урамында бизнес үзәк янында KIA автомобиле җәяүлене бәрдергән.
«Татар-информ»га шаһитлар хәбәр иткәнчә, авария урынына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Хәзерге вакытта зыян күргән җәяүленең хәле ачыклана.