(Казан, 20 август, «Татар-информ»). «Яңа кешеләр» партиясенең Татарстанда яшь гаиләләрнең торак шартларын яхшырту буенча анык планы бар. Бу хакта бүген Казан халкы белән очрашуда «Яңа кешеләр» партиясенең мәгариф комитеты җитәкчесе Алексей Соловейчик сөйләде. Ул Татарстан башкаласына «Мәскәү — Владивосток» Бөтенроссия автомобиль туры барышында килде. Хәзер Татарстанда яшь гаиләләргә үз торагын сатып алу катлаулы. Фатирлар кыйммәт, ә ипотека процентлары бик югары. Кешеләр йорт сатып алуга һәм балалы гаиләләргә ипотекага дәүләтнең ташламалар ясап ярдәм итүен тели. «Торакны үтемле итәргә кирәк, үз йортың яки фатирың ирешә алмаслык максат булырга тиеш түгел. Шуңа күрә „Яңа кешеләр“ партиясе һәр кешегә хәзерге вакытта үзе яшәгән урыннан 150 чакрымнан да ерак булмаган җирдә йорт салу өчен бушлай җир бирергә тәкъдим итә», — диде Алексей Соловейчик. «Яңа кешеләр» партиясе активистлары сөйләгәнчә, Татарстан Республикасында яшәүче күп балалы гаиләләр йорт төзү өчен җир ала ала. Әмма төп проблема — кешеләр бернинди инфраструктурасы булмаган җир ала. Юллар, электр, газ юк. Бу җирләрне нинди дә булса инфраструктура белән тәэмин итү өчен республика бюджетында акча каралмаган булуы күп балалы гаиләләр өчен төп проблема булып тора. Артем Соловейчик «Яңа кешеләр» партиясе әлеге проблеманы тиз арада хәл итәр дип ышана. «Дәүләт тормыш өчен заманча һәм уңайлы шартлар булдыруда, балаларны үстерүдә гаиләләргә ярдәм итәргә тиеш. Җиһазландыру өчен чыгымнар өчен ташламалы кредитлар бирү һәм бу чыгымнарны социаль тәэминат органнары аша финанслау буенча дәүләт программалары булырга тиеш», — диде партия активисты. Һәр яшь гаиләне торактан тыш, социаль инфраструктура белән дә тәэмин итәргә кирәк. Бу — балалар бакчалары, хастаханәләр, мәктәпләр. «Балалар бакчаларында урын булмау аркасында, әти-әниләр эшләми. Шуңа күрә балалары булган хатын-кызлар үз потенциалын тулысынча тормышка ашыра алмый. Бу аеруча зур шәһәрләрдәге тиз үсә торган яңа районнарга кагыла, анда социаль объектлар бөтенләй төзелми», — дип үз фикерен белдерде Алексей Соловейчик. Укучы балаларны тукландыру республика өчен актуаль. Хәзер партия Татарстанда мәктәпләрдә сәламәт туклануны оештыру өчен имзалар җыя. Әлеге инициативаны төбәктә яшәүчеләр актив хуплый. Әлмәт районыннан Дәүләт Думасына кандидат Роза Гайнетдинова фикеренчә, дөрес туклану гадәтен балачактан ук формалаштырырга кирәк. Мәктәп ашханәләрендә баланслы ризыклар һәм зур сайлау булырга тиеш. Швед өстәле — иң кулай алым. «Мондый практика Казанның берничә мәктәбендә бар инде. Әмма бу норма республиканың барлык мәктәпләрендә дә булырга тиеш. Бу мәсьәләдә бер мөһим момент бар. Татарстанда мөселманнар күп яши. Алар хәләл ризык белән туклана. Шуңа күрә, мәктәпләрдә туклануны оештыру мәсьәләсе аеруча әһәмиятле. Балаларның сайлау мөмкинлеге булырга тиеш», — диде Роза Гайнетдинова. Артем Соловейчик «Яңа кешеләр» партиясе активистын хуплады. Ул мәктәпләргә мөмкин кадәр күбрәк ирек бирергә кирәк, дип белдерде. «Идарәче советлар администрация басымыннан тыш кына, мәктәпләрдә туклануны тәэмин итә торган оешмаларны сайлый алсын өчен аларга күбрәк реаль хокуклар бирергә кирәк. Янәдән мәктәп кухнялары ачарга, мәктәптәге туклануны үзгәртергә кирәк. „Яңа кешеләр“ партиясенең бу инициативалары укытучыларда һәм ата-аналарда уңай мөнәсәбәт булдырды инде», — диде партиянең мәгариф комитеты җитәкчесе. «Яңа кешеләр» партиясе эксперты белән яшь гаиләләрнең торак проблемалары, дистанцион уку, мәктәпләрдә туклану, Бердәм дәүләт имтиханын тапшыруны җиңеләйтү турында фикер алыштылар. Партиянең бу проблемаларны чишүнең анык планы бар. «Гамәлдәге системаны үзгәртер вакыт җитте. Һәрвакыт өйрәнергә, укырга әзер булган яңа кешеләр вакыты җитте. Дәүләт мәктәп укучыларының үзләре ни теләгәнен аңларга тиеш. Кеше бары тик сайлау аша гына чыныга», — дип йомгаклады Алексей Соловейчик.