Метеорологлар Татарстан һавасында зарарлы матдәләр күләме артып китү сәбәбен аңлатты
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). 20, 21 һәм 23 августта Казанда, Чаллыда һәм Түбән Камада атмосфера һавасы сыйфатын күзәтү постларында һаваны пычрата торган зарарлы матдәләрнең тиешле күләмнән артып китүе теркәлгән. Республиканың Гидрометеорология үзәге хәбәр иткәнчә, аерым алганда Казанда углерод оксиды һәм формальдегид, Чаллыда фенол, формальдегид, азот диоксиды һәм аммиак, Түбән Камада аммиак һәм ксилол матдәләренең тиешле күләме артып киткән. Белгечләр әйтүенчә, бу матдәләрнең артып китүе Татарстан территориясендәге синоптик һәм метеорологик шартларга бәйле. Бу аз градиентлы барий кыры, температура инверсиясе, талгын җил, явым-төшемнәр булмау белән аңлатыла.