Ел башыннан бирле Татарстанда аварияләрдә 11 бала һәлак булган
(Казан, 23 август, «Татар-информ», Полина Шевчук). Республикада «Игътибар — балалар!» дип аталган профилактика акциясе башлана, ул юл-транспорт фаҗигаләрендә балаларның имгәнүен кисәтү юнәлдерелгән. 2021 елның 7 аенда гына да Татарстанда балалар катнашында 271 авария булган. Аларда 11 бала һәлак булган, 286сы имгәнгән. «Балалар катнашында юл-транспорт фаҗигаләре август–сентябрь айларында арта. Бу вакытта яшүсмерләр җәйге ялдан соң юлларда иминлек кагыйдәләрен онытып җибәрә һәм аларга транспорт мохитенә өстәмә ияләшү таләп ителә», — дип белдерде ЮХИДИ хезмәтенең Юл хәрәкәте иминлеге пропагандасы җитәкчесе вазифаларын башкаручы Рушан Шакиров. Акция барышында автоинспекторлар шоферларның балаларны автомобильләрдә ничек йөртүен, җәяүле балаларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү-үтәмәвен, шулай ук машина йөртүчеләрнең җәяүлеләрне уздырып җибәрү-җибәрмәвен тикшерәчәк. Моннан тыш, инспекторлар мәктәпләргә һәм лагерьләргә керә торган юлларны, шулай ук юл тамгаларының һәм билгеләренең нинди хәлдә булуын тикшерәчәк.