Башкортстанда Шаһит Ходайбирдин исемендәге премиягә гаризалар кабул ителә
(Казан, 23 август, «Татар-информ»). Шаһит Ходайбирдин исемендәге премияләр билгеләү буенча Башкортстан Хөкүмәте каршындагы комиссия документлар кабул итә башлады. « Башинформ » агентлыгы хәбәр иткәнчә, нигезләмә буенча, премия 2020 елның сентябреннән 2021 елның августына кадәр чыккан иң яхшы мәкаләләр өчен журналистларга, шулай ук журналистлар коллективына тапшырыла. Премия алу өчен репортажлар, очерклар, документаль повестьлар һәм публицистик мәкаләләр; теле- һәм радиотапшырулар; республика, Россия яки чит ил басмаларында яисә электрон массакүләм мәгълүмат чараларында басылган фотографияләр; аерым китап булып бастырылган материаллар кабул ителә. Тәкъдим ителгән әсәрләрдә өстенлекле тема — замандашлар образы, милли мәдәниятләр байлыгы һәм халыклар дуслыгы, гражданлык тынычлыгы һәм җәмгыятьтәге татулык, республиканың социаль-икътисади үсеше. Премия күләме — 100 мең сум. Премия нигезләмәсен сылтама аша йөкләп алырга мөмкин. Гариза бирүчеләрнең материаллары 2021 елның 1 сентябренә кадәр кабул ителә. Адресы: 450079, Уфа, Октябрьнең 50 еллыгы урамы, Башкортстанның Журналистлар берлеге, 817 офис (Матбугат йортының 8 нче каты). Телефон (факс): (347) 276-42-66.