Бөгелмәдә гаилә корырга теләүчеләрнең күпчелеге 21 август көнен сайлаган
(Бөгелмә, 25 август, «Татар-информ», « Бөгелмә авазы »). Яшь парлар үз гаиләләренең туган көнен сайлауга бик игътибарлы карый. Татарстан Бөгелмә муниципаль районы Башкарма комитеты ЗАГС бүлегендә 21.08.2021 көнне җиде пар никахларын теркәде. Атна чын-чынлап эссе булды һәм бу һава торышы белән генә түгел, ә теркәлгән парларның саны белән дә бәйле. Атна башында барлыгы 30 пар үзләренең никахларын теркәде.